Чистай Никахлашу сараенда никахлашу һәм Пеларгониянең чәчәк ату сезоны башланды

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Август – туйлар өчен иң кулай вакытның берсе. Иң күп  язылышучылар саны бу айга туры килә. Быел да Чистай никахлашу сараенда бер – берсен яраткан 65 пар тормышларын бергә бәйләячәкләр. Ә шулардан 3 пар аерылышып ялгышканлыкларын, әле мөнәсәбәтләре тәмамланмаганлыкларын  аңлап, никахларын икенче тапкыр яңартачаклар. Алар өчен хәзер иң мөһиме - гаилә һәм балалар.

Никахлашу сараеның бүлек мөдире Вера Белова – Реутина яңа өйләнешүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен никахлашу сарае җирлегендә фотога төшү өчен бөтен уңайлыкларны булдырырга тырыша. Никахлашу сарае  сәүдәгәр Мешкичевларның  чәчәкләргә күмелгән тарихи бинасында урнашкан. Бүлек хезмәткәрләре бу искиткеч пеларгония чәчәкләрен кадерләп үстерәләр. Бу чәчәкләр үзләренең куе матур төсләре белән мәхәббәт һәм тормыш тантанасын  символлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International