Мөслим районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча, җирлегебездә июль аенда 15 бала туган. Шуларның 11е – малай, 4се – кыз бала. Ел башыннан бу сан 96ны тәшкил итә: 52 малай һәм 44 кыз бала. Июль аенда – 27 кеше, ел башыннан 206 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 27 пар язылышкан, 4 гаилә таркалган. Ел башыннан 73 пар үз гаиләсен корды, ә 29 пар өчен гаилә учагы сүнде.