ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 17 нче август көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 300 нче пар булып Шакиров Илшат белән Лилия гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап бүлек җитәкчесе Елена Яковлевна Миннигаләмова язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде.

Дмитрий белән Екатерина Петровлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!

Гражданнарның  Пенсия фонды өчен кирәк булган архив белешмәләргә мөрәҗәгатләре арту сәбәпле, әлеге хезмәтне күрсәтүче Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен, эш вакыты арттырылды.

Чираттагы матур йола көнендә "17.08.2017"  Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 25 пар никахларын теркәделәр.

Дәресләр атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00 да була.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында яшәүче Калякиннар пары үз гаиләләренең "алтын" юбилеен билгеләп үттеләр. Калякинн Александр Михайлович һәм Галина Афанасьевналар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып 50 ел баралар. Алар бу елларда бер-берсенә бик күп мәхәббәт, абырлык, аңлау, хөрмәт бүләк итәләр.

2017 елның 16 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Мустафиннар гаиләсендә берюлы  ике кыз  туу теркәлде.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.

     Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Мироновлар гаиләсе узләренең олы бәйрәмнәрен,  алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп алар 50 ел бергә матур, тату гөмер иткәннәр.

Атяпин Сергей и Светлана гаиләләрендә туган сабыйга карата Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1900 нчы акт язуы төзелде. Бәхетле ата-ана улларына “Матвей” дип исем кушканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International