ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2017 ел
шимбә

2017 елның19 августындаТүбән Кама районы Кама Аланында бистәгә нигез салынуның 35 еллык юбилеена багышланган, массакүләм күңел ачулары үтте.

2017 елның 19 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алма бәйрәме узды.


18
август, 2017 ел
җомга

18 август көнне Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлегендә начар ишетүче Олег Вдовин белән Лилия Минимуллина никахларын теркәделәр. Тантаналы язылышуда  аларның туганнары , якыннары һәм дусларыннан тыш  сурдотәрҗемәче дә катнашаты. Яшь гаиләгә  озак елларга җитәрлек ныклы сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 1700 нче баланы теркәде! Әлеге куанычлы вакыйга Ринат һәм Ольга Хуббатуллиннар гаиләсе ишеген шакып керде. Ринат белән Ольганың бәхете 3545 грамм авырлык белән туды. Сабый балага Арсений дип матур исем куштылар, ул гаиләдә икенче бала.

     18 август көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылаңгы авыл җирлегендә, авыл көне бəйрəмендə  Алексагиннар гаиләсе Василий  улы Владимир  һәм Афанасий  кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.

2017 елның 18 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык актларын теркәү бүлегендә гадәти булмаган милләтара никах теркәлде. Бәхетле пар Рафаил һәм Нина бергә инде 34 ел. Кияүгә 66 яшь, кәләшкә 79 яшь тулды. "Бүген без дусларыбызны гаилә бәйрәменә җыябыз!" - дип уртаклаштылар яңа өйләнешүчеләр.


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Август аеның  матур бер көнендә, 2017 нче  елның 17 нче августында, Рәсәйнең Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәрендә  урнашкан 10 нчы номерлы төзәтү колониясендә язылышу тантанасы уздырылды. Дүрт  парга  язылышу турында таныклык тапшырылды. Бу соңгы арада  колониядә язылышырга теләүче иң күп пар булды.  Шулай итеп иректән мәхрүм ителгәннәр арасында да   иң күп өйләнешүләр чоры  була икән.

Әгәрдә Алабугадан Шайбаковлар гаиләсәнең беренче гаилә документларында андый сан җиде данә, димәк бу гаиләдә бәхет һәм уңыш шуның кадәр артык булыр. Язылышу турында таныклынның номере №777777. Тагын бер 7 саны даталарында. Чын күңелдән яшь гаиләгә бәхет телибез.

Туйга әзерләү нидән башлана? Датаны билгеләүдән, әлбәттә! Әлмәт шәһәренең 15 пары өйләнешү өчен 17.08.17 көненә өстенлек биргәннәр. Һәм нәкъ шушы көнгә 900-нче акт язмасы туры килде.

Азнакай "Мәдәни үзәк"нең яңа бинасында, яшь гражданнар  өчен бәйрәм тантанасы узды- паспорт тапшыруы. Аның чираттагысында Азнакай районың башлыгы Марсель Шайдуллин тапшырды. паспорт өстәленең  баш билгече Әдилә Фәрхетдинова, яшьләргә җылы тәбрик сүзләрен җиткерделәр. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш билгече, паспорт турында тарихи мәгълүмәтләр турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International