Әлмәт муниципаль районында 900-нчы пар кавышты

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Туйга әзерләү нидән башлана? Датаны билгеләүдән, әлбәттә! Әлмәт шәһәренең 15 пары өйләнешү өчен 17.08.17 көненә өстенлек биргәннәр. Һәм нәкъ шушы көнгә 900-нче акт язмасы туры килде. Шунысы куанычлы 900-нчы номер астындагы таныклык хезмәттәш Адель һәм аның тормыш иптәше Елена Галиулиннарга. Адель һәм Елена гаилә тормышын мәрхәмәтле эштән башлап җибәрделәр. Яшьләр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дип исемләнгән хәйрия акциясендә катнашты

"Шушы идеягә башка яшь парлар да кушылырлар дип өметләнәбез, чөнки бәхет белән уртаклашырга кирәк, бигрәк тә балалар белән,” – дип уртаклашты кәләш.

Кадерле Адель һәм Елена!

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,

Бергә кушып ике йөрәкне.

Юл алдыннан әйтик сезгә

Чын күңелдән изге теләкне.

Туй көнендә сезгә теләгебез,

Гомерегез аклыкка тулсын.

Туй көнегез җәйдә булган кебек,

Күңелегездә җылы җәй булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International