2017 елның 18 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык актларын теркәү бүлегендә гадәти булмаган милләтара никах теркәлде. Бәхетле пар Рафаил һәм Нина бергә инде 34 ел. Кияүгә 66 яшь, кәләшкә 79 яшь тулды. "Бүген без дусларыбызны гаилә бәйрәменә җыябыз!" - дип уртаклаштылар яңа өйләнешүчеләр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутинаны ир белән хатынның бер-берсен ихлас күңелдән ярату хисе, тормыш сөючәнлеге таң калдырды, язылышу турында таныклык тапшырганда, ул аларга гаилә бәхете, озын гомер һәм бәхет теләде.
Чыннан да, мәхәббәт могҗизалар тудыра!