Түбән Кама районының Кама Аланында бәйрәм

2017 елның 19 августы, шимбә

        2017 елның 19 августындаТүбән Кама районы Кама Аланында бистәгә нигез салынуның 35 еллык юбилеена багышланган, массакүләм күңел ачулары үтте.

        Чара барышында иң яхшы учреждениеләр хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты,Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Кама Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

        Игътибардан Кама Аланының иң кечкенә халкы да читтә калмады. Депутатлар һәм эшкуарлар ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында,булачак беренче сыйныф укучыларын котладылар, аларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.

       Бәйрәм ахырында Каюмовлар, Деулиннар һәм Ведерниковлар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Алар быел тормыш итүләренең алтын һәм мәрҗән юбилейларын билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International