2017 елның 19 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алма бәйрәме узды.
Никахлашу Сарае белгечләре яшь парларны хуш исле алмалар белән сыйладылар, киләчәк гаилә тормышына матур теләкләр юлладылар. Тематик фотозонада яшь парлар фотосурәткә төшә алдылар, Рәсәй ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренә 100 ел тулу уңаеннан теләкләр язып, алмагачка элделәр.
Бу көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 25 пар никаларын теркәделәр. Алма – ул яңа гаилә тормышы һәм мәхәббәт символы булып тора, шуңа күрә дә бу көнне никахларын теркәгән парлар бәхетле була дип санала.