Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә тантаналы чара булды

2017 елның 18 августы, җомга

     18 август көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылаңгы авыл җирлегендә, авыл көне бəйрəмендə  Алексагиннар гаиләсе Василий  улы Владимир  һәм Афанасий  кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел. Алар бер-берсен яратып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.

50 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Шылаңгы авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Авыл мәдәният хезмәткәрләре аларга матур җырларын бүлəк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International