2017 елның 24 августында Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узачак. Скворцовлар гаиләсе Әлмәт муниципаль районы данын яклаячак.
2017 елның 21 августында никахлашу Сараенда, Рәсәй органнары барлыкка килүенең 100 еллыгына багышланган, яңа экспозиция ачылды.
21 август көнне Сарман районы Яңа Әхмәт авылында туып яшәүче Фатихова Минниямал Гаптрахман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук якыннары да җиткерделәр.
2017 елның 19 август көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Сәлмәнов Илдус Газимҗан улы белән Мөнивәрә Шәмсетдин кызының "Бриллиант туйлары" билгеләп үтелде. Моннан 60 ел элек бу гаилә Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында кавышып, уйга-уй һәм кулга-кул тотынышып яши бирәләр. Яшь буын өчен бу гаилә үрнәк булып тора.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын - Александр Михайлович белән Таисия Федоровна Пупиннарны котладылар. Өйләнешкәннәренә 55 ел тулды, ә йөрәкләрендә һаман да бер-берсенә карата тирән мәхәббәт яши.
2017 елның 20нче август көнне Кәримуллина Асия Шәрәфи кызын 90-яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибатов котладылар. Асия апага чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путин котлаулары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 444 нче пары никахын рәсмиләштерү тантанасы узды. Бәхетле пар Руслан белән Гөлназны әти-әниләре, туганнары, якыннары һәм дуслары котлады.
19 нчы август көнне Алексеевск ГХАТ бүлегендә балага исем кушу тантанасы булып узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар кунаклар килде.
Руслан һәм Галина Николаенко гаиләсендә бишенче бала булып, Самуил исемле ир бала аваз сала!Әби-бабалары өчен, сабый унбишенче онык.
19 августта Алексеевск ЗАГС бүлеге тәмле өлгергән алма исе белән тулды, чөнки бәрәм уңаеннан барлык кунаклар матур кәрзиннәргә салып алмалар алып килде.
Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе чираттагы игезәк пар тууын теркәде. 2017 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр бу инде егерменче игезәк пар сабыйлар. 2017 елның 17 августында Денис Александрович һәм Людмила Александровна Закориннар гаиләсендә икеләтә куанычлы вакыйга булды. Дөньяга 3020 һәм 2745 грамм авырлык белән аларның уллары Матвей һәм Арсений аваз салды. Алар – Денис һәм Людмила гаиләсендә беренче балалар.