Зөбәрҗәт юбилярлар

2017 елның 20 августы, якшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын - Александр Михайлович белән Таисия Федоровна Пупиннарны котладылар. Өйләнешкәннәренә 55 ел тулды, ә йөрәкләрендә һаман да бер-берсенә карата тирән мәхәббәт яши. Зөбәрҗәт туй - уртак тормыш өчен зур бәйрәм. Пупиннар гаиләсе яшьләргә матур үрнәк булып яши. Тантанада аларның балалары, оныклары һәм якыннары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International