Скворцовлар гаиләсе Президентка кунакка җыена

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

2017 елның 24 августында Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узачак. Скворцовлар гаиләсе Әлмәт муниципаль районы данын яклаячак.

Скворцовлар гаиләсе Александр Павлович һәм Любовь Егоровна танылган нефтьчеләр династиясенең берсе булып санала, аларның нефть тармагындагы гомуми хезмәт стажы гасырдан артыкны тәшкил итә. Хезмәт эшчәнлеген Александр Павлович авыл мәктәбе укытучысы булып башлаган, 1967 елдан республикабызның нефть тармагында эшли башлый. Персонал белән идарә итү хуҗалык һәм административ эшчәнлеге белемен смена начальнигы, партком секретаре, НГДУ "Әлмәтнефть" идарәсенең капиталь төзелеш буенча начальнигының урынбасары, НГДУ "Сөләйнефть" һәм НГДУ "Җәлилнефть" идарәләрендә баш инженер булып эшләп алды.

2001 елда ул нефть промыселы җиһазларын җитештерү һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү Әлмәтнең үзәк базасын җитәкләде, үзен җитештерүнең нечкәлекләренә төшенеп максатчан җитәкче итеп таныта, һәм катлаулы шартларда калган базар икътисадында икътисади күрсәткечләрен яхшырту һәм предприятиянең социаль өлкәсенә зур үсеш кертте.

 Скворцов А. П. җитәкчелегендәге коллектив заманча ысуллар һәм нефть промыселы җиһазларының запас частьләрен реставрацияләү технологияләрен үзләштерде. Предприятиядә төрле грузо-подъемностьтагы кран-балкалар станок-качалкалар, капиталь һәм пневмоходтагы җир асты скважиннары ремонты өчен универсаль стеллажлар, скважина җитештерү агрегатлары, подъемниклар мачтасы, каезлау һәм шомарту станоклар, фильтрлар һәм җир асты җиһазларын төзү якорен чыгарылышы,  эчке һәм тышкы яктан торбаны коррозиядән саклап файдалануга тапшырылды.

"Татнефть" компаниясе башкарма аппаратында эшләп Александр Павлович җир асты скважиналарын ремонтлау өчен яңа җиһазларны гамәлгә кертү белән дә шөгыльләнгән.  Аналитик акыл, теоретик һәм практик белем, югары җаваплылык Скворцов А. П. өчен нефтьчеләр арасында ихтирам һәм абруй ирештерде.

          Хатыны Скворцова Л.Е. белән нык һәм тату гаилә булдырганнар. Өч малайны тәрбияләгәннәр. Любовь Егоровна 30 елдан артык нефть өлкәсендә хезмәт куйды  һәм һәм РФ энергетика Министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2005 елга кадәр ПАО "Татнефть" идарәсенең НГДУ "Ямашнефть"тә әйдәп баручы юрисконсульт булып эшләгән. Эшләү дәверендә күп тапкырлар НГДУның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хисләре белән бүләкләнде.

Барлык уллары да нефть тармагында уңышлы эшли. Һәр берсе үз бәхетен, үз сәләтен тапкан.

Скворцовларның тормыш мәгънәсе булып гаилә һәм Ватаныбыз өчен лаеклы хезмәт кала. Бүген аларның иң зур байлыгы – биш яраткан оныклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International