ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2017 ел
сишәмбе

22 август- Россия флагы көне. Шул уңайдан Алабуга районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу көнне барлык килгән гражданнарны Россия флагы көне белән котладыдар.

     22 нче  август көнне  2017 елның  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда " Мөнәсәбәтләр гармониясе, иминлек, муллык һәм сәламәтлек нигезе" темасы мастер-класс узды.Керү бушлай идә.

Бу  көннәрдә Зәй шәһәрендә яшәүче Кожевникова Наталья Василий кызы 95 еллык юбилеен билгеләп үтте.  Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина катнашты. Ул Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен бүләк иттеләр.

2017 нче елның  22 нче август - Россия дәүләт флагы көнендә Азнакай районы ЗАГС бүлегендә  8-9 нчы сыйныф балалары белән әдәби викторина үткәрелде. Баш белгеч Шакирова Светлана Марс кызы дәүләт  флагы турында бик кызыклы әнгәмә алып барды. Балаларга тарихи сораулар бирелде. Алар бик актив катнаштылар. Викторина нәтиҗәсе буенча  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге республика күләмендә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.

   ЗАГС бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары Полина һәм Кира мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды, бу акция яңа уку елы алдыннан балаларның күңелләрен күтәреп җибәрер.

Булачак  яшь парлар өчен укулар бушлай үткәрелә.

 1994 нчы елдан башлап  22 нче августа бәйрәм ителә торган Рәсәй Федерациясенең Флагы көнен билгеләп үткән көннәрдә, Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлеге яңа өйләнешүчеләргә символик бүләкләр – Рәсәй Федерациясе флагы сурәтләнгән биш почмаклы йолдыз формасындагы  гель тутырылган шарлар тапшырды.

2017 елның 22 августында Түбән Кама муниципаль район ГХАТ Идарәсендә, Август конференциясе кысаларында,  Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә "Гаилә” проектын ашыручы Методик педагоглар берләшмәсе өчен, мәгариф хезмәткәрләре утырышы узды.  

17 август көнне 12 сәгатьтә искиткеч бала дөньяга килде, әти-әнисе аңа Иделия дигән матур исем куштылар. Бәләкәчнең туу турындагы таныклыгандагы акт язмасысының номеры 600.

Димәк, бүгенге көндә Алабуга ЗАГС бүлегендә туу турында 600 дән артык акт язмасы теркәлде.


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Әгерҗе район ГХАТ бүлегендә 21 август кенне 200-нче нәнине теркәделәр.Бәхетле әти-әнине Фересовлар Станислав Михаил улы һәм Татьяна Сергей кызын ГХАТ  бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы икенче нәниләре туу белән котлады һәм нәни Россия гражданины Фересов Арсений Станислав улына беренче төп документны тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International