17 август көнне 12 сәгатьтә искиткеч бала дөньяга килде, әти-әнисе аңа Иделия дигән матур исем куштылар. Бәләкәчнең туу турындагы таныклыгандагы акт язмасысының номеры 600.
Димәк, бүгенге көндә Алабуга ЗАГС бүлегендә туу турында 600 дән артык акт язмасы теркәлде.
Яшь әти-әнигә һәм аларның кызларына сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телибез.