ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Буген Яр Чаллы Тантаналар сараенда шәһәренең иң  яхшы, уңышлы гаиләләре кабул ителде.

Әтнә муниципаль районы Казак Үртәме авылында яшәүче Мөхтәрова Әнвәрбикә Мөхтәр кызына 23 август көнне 95 яшь тулды. Мөхтәрова Әнвәрбикә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөхтәрова Әнвәрбикәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2017 нче елның 23 августында  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 60 ел бергә гомер кичерүче Гильмутдиновлар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.

23 август көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның бишенче пар  игезәкләр  тууы теркәлде.  Әти - әни бәләкәчләргә Дарина һәм Арина  дигән исемнәр бирделәр. 

23 август көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә кунакта “Надежда” социаль приютында тәрбияләнүчеләр булып китте.
             Балаларга ГХАТ бүлеге турында күп кенә кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Күп кенә балалар өчен ГХАТ- ул, барыннан да элек, никахлашу тантанасын үткәрә торган бина.

2017 елның 23 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының җаваплы белгечләре Яр Чаллыда үткәрелгән «Основы работы в ФГИС «ЕГР ЗАГС» дип аталган тема буенча укуда булып кайттылар.

       Идел буе ГХАТ бүлегендә 23 август көнендә «Ышаныч» үзәгенең психологы яшь парлар белңн очрашты. Гаилә тормышындагы кризислар, алардан ничек чыгарга һәм монәсэбәтләрне сокларга ирәнделәр.

23 нче август көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Арсений һәм Татьяна гаиләсенең  бәллүр юбилейлары узды.

Сарманның хөрмәтле кешеләре – Госман һәм Асия Гыйниятуллиннарның бергә гаилә корып яшәүләренә - 50 ел. Аларны алтын туйлары белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, иң матур теләкләрен җиткерде, күп еллар Сарман халкына күрсәткән тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.


22
август, 2017 ел
сишәмбе

  2017 нче елның 22 август көнедә Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр җирлеге Балалар иҗат үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе гамәлгә ашырылып, булачак беренче сыйныф укучылары белән очрашу оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International