23 август көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә кунакта “Надежда” социаль приютында тәрбияләнүчеләр булып китте.
Балаларга ГХАТ бүлеге турында күп кенә кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Күп кенә балалар өчен ГХАТ- ул, барыннан да элек, никахлашу тантанасын үткәрә торган бина. ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә исем кушу, уртак тормыш юбилейларын үткәрү, ярәшү, паспортлар тапшыру мәҗлесләре уздырылуга бик гаҗәпләнделәр. Бу очрашудан балалар канәгать калдылар. Ахырда тәмле күчтәнәчләр алдылар.