30 август – Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Буген Яр Чаллы Тантаналар сараенда шәһәренең иң яхшы, уңышлы гаиләләре кабул ителде. Чакырылган парлар арасында төрле тармак вәкилләре җыелды: табиблар, төзүчеләр, профессорлар, шагыйрь, укытучылар һәм бүтән һөнәр хезмәткәрләре. Тантана сәбәпгеләрен шәһәр Мэры Наил Магдеев сәламләде.