2017 елның 23 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының җаваплы белгечләре Яр Чаллыда үткәрелгән «Основы работы в ФГИС «ЕГР ЗАГС» дип аталган тема буенча укуда булып кайттылар.
Укуга баруны ЗАГС бүлеге оештырды. Барлык укучылар да программа чаралары белән тәэмин итү һәм гамәлдәге законнар нигезендә гражданлык актларын теркәү буенча йомгаклау тест эшен уңышлы тапшырдылар.