ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Инде менә 10 нчы пар игезәк балалар тууы Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә теркәлде. Икеләтә шатлык, икеләтә бәхет! Алинә белән Аделина - Сәфиуллин Атлас белән Алла гаиләсендә беренче балалар. 

Константин һәм Елена Макаровларның яшь гаиләсендә 2017 елның 19 августында шатлыклы вакыйга булды. Аларның  кызлары туды, аңа Елизавета дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 500нче бала булды.Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әтине кызлары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.

Тәтеш шәһәрендә Сергей һәм Лидия Артемьевлар гаиләсендә беренче уллары Владимир туды. Бу бәләкәч Тәтеш   районының 100-нче баласы булып туды.

2017 елда туучы 100 баланың 21-е – беренче бала, 45-е – икенче бала, 19-ы-өченче бала, 15-е- дүртенче һәм күбрәк балалар.

          24нче  августта Мамадыш шәһәрендә педагогик хезмәткәрләре катнашында август конференциясе булып узды. Анда Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Конференциядә Мамадыш муниципаль районының мәгариф системасы эшчәнлегенең гамәлгә ашыруда приоритетлы юнәлешләре каралды.

Чара концерт номерлары белән үткәрелде.

Менделеевск шәһәрендә , күп катлы йортта яшәүчеләр катнашында һәм шушында яшәүче иң яхшы гаиләләрне билгеләп,  ишегалды  бәйрәмнәрен үткәрү гадәткә керде. Чоловский урамындагы 3 нче номерлы йортка быел 25 яшь тулды.

Башкалабыз Казан шәһәреннән билгеле 6 гаилә чакырылды.

2017 елның24 августында, Республика Көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Минниханованың тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырылды

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә Потаниннар гаиләсенең алтын юбилее узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International