Кремльдә бриллиант һәм алтын туларын билгеләп үтүче юбилярларны тәбрикләделәр.

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Чара "Манеж" күргәзмә комплексында узды.

 

Казан Кремле бинасында "Гаилә тарихы – Республика тарихы" исемле күргәзмә уза. Бу күргәзмә ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.  Бу көнне Кремльнен "Манеж" комплексында кунакта бриллиант һәм алтын туларын билгеләп үтүче юбилярлар җыйналган иде. Алар мәхәббәтләрен югалтмыйча кулга кул тотынып шатлык, бәхет һәм уңыш белән бик зур тормыш юлын үткәннәр.

Һәр гаилә, Казан шәһәре Мэры, Илсур Рәис улы Метшин исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы алды. Аларны шәхсән үзе, Казан Думасы депутаты Билгильдиева Раушания тапшырды. Юбилярларны шушы дулкынландыргыч бәйрәм белән чын йөрәктән котлап узды.

Бу бәйрәм юбилярлар өчен бик зур чара булып тора! һәрвакыт якыннарының җылы карашын тоеп, алга таба да гаилә учагын сүндерми, бәхеткә төренеп яшәүләрен телибез!

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International