Константин һәм Елена Макаровларның яшь гаиләсендә 2017 елның 19 августында шатлыклы вакыйга булды. Аларның кызлары туды, аңа Елизавета дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 500нче бала булды.Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әтине кызлары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.