"Казан" гаилә Үзәгендә бриллиант һәм алтын туйлар узды.

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәмгә, бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парлар чакырылды. Барлык парларны бәйрәм белән котларга балалары һәм оныклары да килгән иде. Һәр гаилә, Казан шәһәре Мэры, Илсур Рәис улы Метшин исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы алды.

Алар өчен махсус җырлар яңгырады һәм соңыннан юбилярлар вальс бию биеделәр.

Бәйрәм чарасыннан соң барысы да бинаның күзәтү мәйданчыгына күтәрелеп шәһәрнең матурлыгын күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International