"Түбән Кама горурлыгы – гәйләсе" бәйгесендә җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президентының кабул итү тантанасында

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

         2017 елның   24 августында, Республика Көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Минниханованың тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырылды. Чарада 52 бөтен Татарстаннан җыелган гаиләләр катнашты. Гаиләләр төрле өлкәләр вәкилләре– мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать, тәрбия һәм күп балалы гаиләләр.

       Түбән Кама районыннан муниципаль бәйге" Түбән Кама горурлыгы – гәйләсе"  җиңүчеләре, химия сәнәгате ветераннары Ахмадеев Амундсен Ахметхарисович һәм Магдания Әнвәр кызы бардылар, быел алар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

       Күп еллы хезмәтләре өчен, Ахмадеевлар берничә тапкыр мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнә. Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичереп алар өч матур кыз үстергәннәр, җиде оныклары һәм оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.

      "Гаилә – ул кеше тормышында иң мөһиме. Нәкъ менә аның ашаяңа буынга, рухи-әхлакый традицияләр һәм милли-мәдәни халык мирасы тапшырыла. Сез тәрбияләп үстергән лаеклы балалар, Татарстанның киләчәге", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International