Дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы көне алдыннан Президентыбыз

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Р.Н.Минниханов һәм аның тормыш иптәше Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул иттеләр.

Башкалабыз Казан шәһәреннән билгеле 6 гаилә чакырылды.

Алар: Халкыбызның яраткан җырчысы Салават иптәше Ләйсән белән, алар 29 августта 30 еллык гаилә бәйрәмен билгели; Татарстан Республикасының халык шагыйре Мансуров Зиннур Мөҗип улы һәм иптәше Роза Гыйззәт кызы; Татарстанның халык артисты Равиль Шагап улы Шәрәфиев һәм иптәше Раушания Миргалим кызы; Ветеринария медицинасында билгеле галимнәр Оразали Турманович һәм Людмила Анатольевна Муллоакаевлар; Манташашвили Зураб Леванович һәм Хухунашвили Маринэ Мануиловна; 6 ул үстерүче спорт сөюче Ащеуловлар гаиләсе.

Кунаклар исеменнән Игорь Ащеулов Президентыбызга спорт һәм спорт объектларын үстерүгә күп игътибар һәм көч куюы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International