24нче августта Мамадыш шәһәрендә педагогик хезмәткәрләре катнашында август конференциясе булып узды. Анда Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Конференциядә Мамадыш муниципаль районының мәгариф системасы эшчәнлегенең гамәлгә ашыруда приоритетлы юнәлешләре каралды.
Эш визиты кысаларында делегация мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге белән танышты.
Август конференциясенең төп вакыйгасы булып педагогик хезмәткәрләрнең пленар утырышы булды.Ул башланыр алдыннан Энгель Фәттахов район мәдәният йорты янында оештырылган укытучылар күргәзмәсен карады.
Конференцияда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге башлыгы Фәния Әхмәтшина да катнашты.