Инде менә 10 нчы пар игезәк балалар тууы Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә теркәлде. Икеләтә шатлык, икеләтә бәхет! Алинә белән Аделина - Сәфиуллин Атлас белән Алла гаиләсендә беренче балалар. Балалар сау-сәламәт, матурлар. Ике бала туу - икеләтә бәхет. Бу гаиләне ГХАТ бүлеге белгечләре чын күңелдән котлап, аларга бәхет, тыныч тормыш, иминлек телиләр. Һәрбер яңа туган көннәре җылылык, балаларның шат тавышы һәм ата-аналарның мәхәббәте белән тулып торсын!