Ишегалды бәйрәме

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевск шәһәрендә , күп катлы йортта яшәүчеләр катнашында һәм шушында яшәүче иң яхшы гаиләләрне билгеләп,  ишегалды  бәйрәмнәрен үткәрү гадәткә керде. Чоловский урамындагы 3 нче номерлы йортка быел 25 яшь тулды. Бу урам 1885 нче елда туган  танылган хирург, РСФСРның атказанган табибы Ефим Николай улы Чоловский исемен йөртә. Ул 45 еллык эш дәверендә 11 меңнән артык операция ясый, шуларның яртысы Бондюг химия заводының хастаханәсенә туры килә.  Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләр аны зур горурлык хисе белән искә алалар. Район башлыгы Валерий Чершинцев менделеевлыларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Котлауларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева да кушылды.Ул шушы йортта озак яшәүчеләргә һәм йорт төзелгәннән бирле монда яшәгән гаиләләргә  истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырды. “Бондюжский” территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Рәмзия Әхмәдиева тәбрикләү сүзләрен юллады. Ул шушындый матур чараны оештырган өчен рәхмәт  әйтте һәм монда яшәүчеләрне  дуслык хисләре берләштерүен ассызыклады. Чоловский урамындагы 3 нче номерлы йортта яшәүче иң өлкән кешеләргә- Анна Лазарева, Рәисә Ерпылева, Полина Минеева, Зинаида Нечаева, Вера Мангушева, МиңнурМиннәхмәтова һәм Ирина Гловатскига мунчага бару өчен сертификат һәм хуш исле пиннекләр тапшырылды. Нурмөхәммәт һәм Миңнур Миннәхмәтовлар гаиләсе бу йорт төзелгәннән бирле монда яшиләр.  Гаилә коруларына инде 57 ел тулган. Өченче йортта яшәгән  иң яшь пар булып Роберт Ринат улы  белән Джулия Анатолий кызы Искәндәровлар танылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Марина Филатова бүләкләр тапшырды. Люция Шарипова - иң яшь әби, 9 ае тулган Алинә Әхмәтшина иң яшь яшәүче булды. Йортта яшәүчеләр җырлар җырладылар, шигырь сөйләделәр, тормышта булган вакыйгаларны искә төшерделәр. Кечкенә юбилей чәй өстәле белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International