ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

2017 елның 25 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә йомгак ясалды.

Бүген 25 август көнне Теләче Төрек-тәмте авылында гомер кичерүче Бөек Ватан Сугышы һәм тыл ветераны Юзиева Ракигә Шаяхмәт кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Юбилярны тәбрикләргә "Родник" халыкка социаль ярдәм курсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Муртазин, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Гаиләдән дә мөһим нәрсә дөньяда юк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен олылауга багышланган тантаналы кабул итү ашында белдерде.

Актаныш районы Чирү авылы тыл ветераны  Хабибуллина Янтелхая Нуртдин кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Әнвәрова тапшырды. Котлауларга авыл башлыгы  Э.Насирова да кушылды.

Бу бәйрәмдә Балык Бистэсе муниципаль  районыннан  Зиннатовлар гаиләсе Насибулла һәм Минзифа катнаштылар.  2017 елны  Зиннатовлар гаилэсендэ бик зур бэйрэм, Насибулла абый – Минзифа апа   45 ел бергэ гомер кичерэлэр.  Алар авылдашлары, райондашлары арасында зур ихтирам казаналар.

Республика көне алдыннан Кремльдә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан  хөрмәткә лаек гаиләләрне кабул итү күркәм традициягә әверелде. Бу чара дүртенче ел рәттән үткәрелә. Быел анда 53 гаилә кунакта булган. Районыбыздан әлеге тантанада катнашкан Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар – районда абруйлы һәм ихтирамга лаек гаиләләрнең берсе. Рафаэль Имам улы районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә, әлеге тармак өчен кадрлар әзерләүгә бик зур өлеш керткән шәхес. Бүген ул “Кызыл Шәрык-Агро”ның  Үзәк Әлки филиалы белән җитәкчелек итә.  Мәдинә Әхмәтвәли кызы озак еллар район газетасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Алар ике кыз үстерделәр, инде өч оныклары бар.

Алабугадан быел бу очрашуда районда һәркемгә таныш Климченколар гаиләсе катнашты. Юлия – “Мәрһәмәт планетасы” оештырган педагог. Соңгы елларда аның инициативасы белән бик күп мохтаҗларга ярдәм итү проектлары тормышка ашырылды. Эчке эшләр идарәсенең җәмәгать советының иң актив кешесе ул. Юлия яшьләргә кагылышлы проблемаларны күтәреп чыга. Районда уздырылган һәр чара Юлиядән башка узмый. Климченколар үзләре дә өч бала тәрбиялиләр. Алар бар җирдә бөтен гаилә белән катнашалар. Гаилә девизлары: “Үз өстеңә күпме җаваплылык алсаң, шулкадәр көчлерәк буласың!”

Беренче класска укырга керүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтү максаты белән оештырылган бу акция 2007 елдан бирле үткәрелә. Баштарак, акция барышында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга гына бүләкләр тапшырылган булса, менә инде икенче ел бу бәйрәмгә булачак беренче класс укучыларының барысын да чакыралар. Аларга, уку кирәк-яраклары салынган букчадан тыш, “Мәктәп –2017” дип язылган бейсболкалар да өләшеп чыктылар.

24 августта  Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Наҗмиевлар гаиләсе яклады. Яшь, иҗади Наҗмиевлар гаиләсе өч бала тәрбияли.

Бар халык  Республика көнен, Белем көнен, шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен көткәндә  Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган  11 яшүсмергә  тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.  Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International