24 августта Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Наҗмиевлар гаиләсе яклады. Яшь, иҗади Наҗмиевлар гаиләсе өч бала тәрбияли.
Гаилә башлыгы Нәҗмиев Илдар Карам улы НГДУ "Баулынефть" оешмасында ЦИТС смена җитәкчесе булып эшли. Тормыш иптәше Ландыш Флер кызы хәзерге вакытта декрет ялында.
Наҗмиевлар барлык спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашып, район һәм шәһәр призерлары булганнар, “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе" республика һәм зона конкурсларында катнашканнар, дипломнар яулаганнар.
Моннан тыш Илдар һәм Ландыш Баулы татар халык театрының алмаштыргысыз үзэшчән артистлары да әле. Уллары Кәрим һәм Данис да спектакльләрдә уйныйлар.
Ландышның тагын бер мавыгуы булып хореография тора. Ул күп кенә биюләр авторы. Биюгә булган мәхәббәтен улларына биргән – алар икесе дә бию түгәрәкләренә йөриләр, әти-әни үрнәгендә, волейбол һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр, яхшы укыйлар.
Наҗмиевлар 13 ел үрнәк гаилә улып яшиләр.