2017 елның 25 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә йомгак ясалды.
Бер ай дәвамында акциядә дистәләгән битараф булмаган шәһәр халкы, яшь парлар, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре һәм Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Уртак тырышлык белән ике күп балалы гаилә өчен, канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелды.
Акцияда барлык яшь парлар исеменнән, яшь гаилә Фатхуллиннар никахларын теркәгәннән соң, Идарә белгечләре белән бергә мәктәп кирәк-яракларын күп балалы Кузнецовлар һәм Григорьевлар гаиләләренә тапшырдылар. Быел ике гаиләнең дә олы кызлары беренче сыйныфка баралар.
Григорьевлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә, аналары декрет ялында, әтиләре – "Түбән Кама нефть Химиясе" предприятиесендә аппаратчик булып эшли. Кузнецовлар гаиләсе –күп балалы опекун гаилә. Әби-пенсионер өч бала тәрбияли, ата-аналарының хокуклары чикләнгән.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясенең максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү. Мондый проектларны оештыру һәм үткәрү, беренче чиратта, традицион гаилә кыйммәтләрен актив пропагандалауга юнәлдерелгән.