Базарлы Матак авылында яшәүче Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнаштылар

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Республика көне алдыннан Кремльдә Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан  хөрмәткә лаек гаиләләрне кабул итү күркәм традициягә әверелде. Бу чара дүртенче ел рәттән үткәрелә. Быел анда 53 гаилә кунакта булган. Районыбыздан әлеге тантанада катнашкан Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар – районда абруйлы һәм ихтирамга лаек гаиләләрнең берсе. Рафаэль Имам улы районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә, әлеге тармак өчен кадрлар әзерләүгә бик зур өлеш керткән шәхес. Бүген ул “Кызыл Шәрык-Агро”ның  Үзәк Әлки филиалы белән җитәкчелек итә.  Мәдинә Әхмәтвәли кызы озак еллар район газетасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Алар ике кыз үстерделәр, инде өч оныклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International