Актаныш районы Чирү авылы тыл ветераны Хабибуллина Янтелхая Нуртдин кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Әнвәрова тапшырды. Котлауларга авыл башлыгы Э.Насирова да кушылды.