Бар халык Республика көнен, Белем көнен, шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен көткәндә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 11 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чарага килгән әти-әниләргә, әби-бабайларга рәхмәт әйттеләр, үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дигән ышанычта калдылар. Бәйрәмне үзенең матур җырлары белән Валентина Митряшкина бизәде.