Алабугадан быел бу очрашуда районда һәркемгә таныш Климченколар гаиләсе катнашты. Юлия – “Мәрһәмәт планетасы” оештырган педагог. Соңгы елларда аның инициативасы белән бик күп мохтаҗларга ярдәм итү проектлары тормышка ашырылды. Эчке эшләр идарәсенең җәмәгать советының иң актив кешесе ул. Юлия яшьләргә кагылышлы проблемаларны күтәреп чыга. Районда уздырылган һәр чара Юлиядән башка узмый. Климченколар үзләре дә өч бала тәрбиялиләр. Алар бар җирдә бөтен гаилә белән катнашалар. Гаилә девизлары: “Үз өстеңә күпме җаваплылык алсаң, шулкадәр көчлерәк буласың!”