23 нче август көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Арсений һәм Татьяна гаиләсенең бәллүр юбилейлары узды.
Юбилярлар эштә танышканнар, аларның мәхәббәтләре беренче караштан башланган. Ә җәй көнне, нәкъ менә 15 ел элек алар үз мөнәсәбәтләр Түбән Кама шәһәре Никахлашу Сараенда теркәгәннәр. Шул вакыттан Арсений һәм Татьяна йортында мәхәббәт һәм хөрмәт урнаша һәм хәзерге көндә алар уллары Егорның уңышларына сөенеп яшиләр.
Бу тантаналы көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларга бәхет, ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр,Мактаулы ГХАТ Идарәсе актын һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар. "Бәллүр туй" хөрмәтенә юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау Китабына кертелде.