Әтнә муниципаль районы Казак Үртәме авылында яшәүче Мөхтәрова Әнвәрбикә Мөхтәр кызына 23 август көнне 95 яшь тулды. Мөхтәрова Әнвәрбикә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Мөхтәрова Әнвәрбикәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.