2017 елның 19 август көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Сәлмәнов Илдус Газимҗан улы белән Мөнивәрә Шәмсетдин кызының "Бриллиант туйлары" билгеләп үтелде. Моннан 60 ел элек бу гаилә Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында кавышып, уйга-уй һәм кулга-кул тотынышып яши бирәләр. Яшь буын өчен бу гаилә үрнәк булып тора. Тантаналар залында Юбилярларны якын туганнары, оныклары һәм оныкчыклары котлады. Бүлек белгечләре котлауларга кушылып аларга исәнлек-саулык, озын, тигез тормыш теләде һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды. Һәм инде әлбәттә, Сәлмәновлар гаиләсенең исеме почет кенәгәсенә кертелде.