Алмагачны мәхәббәт агачы дип атыйлар. Безнең бабаларыбыз аның уңдырышлылыгын яшьлек, никах, туйлар һәм балалар белән бәйләгәннәр. Әгәр егет кызга өлгергән сусыл алма алып килсә, бу егетнең ихлас яратуын белдергән. Яшь парлар туйда алмалар белән алмашу мәңгелек мәхәббәтне белдергән.
19 августта Алексеевск ЗАГС бүлеге тәмле өлгергән алма исе белән тулды, чөнки бәрәм уңаеннан барлык кунаклар матур кәрзиннәргә салып алмалар алып килде.
Бу көнне үзләренең мөнәсәбәтләрен өч пар теркәде: Антоновлар, Горбуновлар һәм Ахметшиннар.
Яшь парлар, алма тешләп, үзләренең теләкләрен уйладылар. Яшьләргә боҗра рәвешендә яшел алмалардан эшләгән подноста туй балдаклары бирелде, барлык килгән кунаклар алмалар белән сыйланды.
Халык әйтеме буенча бу көн җәй ахырын һәм табигатьнең узгәрә башлавын белдерә. 19 августта үзенчәлекле көнне никахлашучы яшь парларның алдагы тормышы яхшы якка гына баруына ышанабыз.