Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсе чираттагы игезәк пар тууын теркәде. 2017 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр бу инде егерменче игезәк пар сабыйлар. 2017 елның 17 августында Денис Александрович һәм Людмила Александровна Закориннар гаиләсендә икеләтә куанычлы вакыйга булды. Дөньяга 3020 һәм 2745 грамм авырлык белән аларның уллары Матвей һәм Арсений аваз салды. Алар – Денис һәм Людмила гаиләсендә беренче балалар.
ГХАТ идарәсе белгечләре, бәхетле әти-әнинен котлап, аларга беренче документ – туу турында таныклык белән бергә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасын тапшырды.
Ә без үз чиратыбызда әлеге нәни сабыйларның игелекле, акыллы һәм лаеклы ул булып үсүләрен теләп калабыз.