2017 елның 16 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Мустафиннар гаиләсендә берюлы ике кыз туу теркәлде.
Бәхетле әти-әни күптән көтелгән ике кыз туу шатлыгы белән уртаклашты, аларга Ясмина һәм Амина исемнәре кушылды!
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре туу турында таныклык белән бергә Мустафин гаилә башлыгына кечкенә генә бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.