Гражданнарның Пенсия фонды өчен кирәк булган архив белешмәләргә мөрәҗәгатләре арту сәбәпле, әлеге хезмәтне күрсәтүче Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен, эш вакыты арттырылды.
Хәзер белгечләр архив белешмәләрне, иртәнге 8:00 дән кичке 19:00 кадәр бирәчәкләр. Башка төр гражданлык хәле актларын теркәү белгечләре, элеккеге режимда эшли.