Түбән Камада 1900-нче сабый тууы теркәлгән

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

        Атяпин Сергей и Светлана гаиләләрендә туган сабыйга карата Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1900 нчы акт язуы төзелде. Бәхетле ата-ана улларына “Матвей” дип исем кушканнар.

       ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын –  туу турында таныклыкны һәм  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International