2017 елның 17 нче август көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 300 нче пар булып Шакиров Илшат белән Лилия гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап бүлек җитәкчесе Елена Яковлевна Миннигаләмова язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде. Шушы көннең иң матур мизгелләрен тормыш буе истән чыгармагыз, кулга-кул тотынышып гомер буе атлагыз. Чын күңелдән котлыйбыз!