ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2017 ел
шимбә

«Гаилә тормышы әлифбасы»: Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә эшләп баручы “Пар канатлар” клубы, гаилә корырга әзерләнүче яшьләр һәм аларның әти-әниләре белән әнә шундый темада очрашу үткәрде. Баш белгеч        Светлана Марс  кызы яшьләр күңеленә барып җитәрлек рәвештә эчкерсез әңгәмә үткәрде. Очрашудан ата-аналар да, яшьләр дә канәгатъ калдылар.

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет.  10 август көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәкләрне теркәделәр. Шараповлар гаиләсендә туган малайларга Даниэль һәм Адель дип исем куштылар.  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле яшь әни -әтигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.

12 август көнне Лениногорск районы Ивановка авылында "Яратам сине, авылым" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә ярминкәләр эшләде, төрле иҗат эшләре күргәзмәсе һәм балалар өчен аттракион уеннар куелды. Ә инде авыл халкы өчен бай тарихы белән танышырга, авылдашлары белән аралашырга һәм искиткеч концерт программасын карарга мөмкинлек бирелде.

2017 елның 12 августында никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона" проекты кысаларында чираттагы дәрес узды.


11
август, 2017 ел
җомга

Татарстанда "Ныклы гаилә" Федераль партия проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды. Никахларын рәсмиләштерү уңаеннан Андрей белән Марина Горбуновларга диплом-котлау тапшырылды.

Яшел Үзәндә     "Яшел үзән» - "Мәхәббәт территориясе " дигән фотоконкурс игълан ителде, ул Рәсәй федерациясе ГХАТ органнары тууына 100 ел тулу уңаеннан билгеләнде. Бәйгенең оештыручылары булып Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге һәм "Зеленодольская правда"  газетасы чыкты. Фотоконкурс темасы булып иң романтик туй билгеләнде.

    Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2017 елның 10 август  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  15 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

         2017 нче елның 11 августында  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 50 ел бергә гомер кичерүче Хабибуллинар гаиләсе чакырылган иде. Бу куркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булыр торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен житкерделәр. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина парларны гаилә бәйрәмнәре белән котлады.

   2017нче елның 11 августында Мәдәният йортында беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, эчендә канцелярия кирәк-яраклары булган портфельләр белән бүләкләнделәр. Бу чара Республика күләмендә оештырылган “Мәктәпкә жыенырга булыш“ дип исемләнгән хәйрия акциясе багышлап уздырылды. Быел Мамадыш

Бүген Аксубай муниципаль районының ГХАТ бүлеге тарафыннан 7 никах теркәлде.

Өйләнешүчеләрнең яшьләре төрле. Иң олы кияүгә 47 яшь, ә иң яшь кәләш  18 яшендә.

Мәхәббәтнең яше юк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International