Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. 10 август көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәкләрне теркәделәр. Шараповлар гаиләсендә туган малайларга Даниэль һәм Адель дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле яшь әни -әтигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.