"Яшел үзән» - "Мәхәббәт территориясе"

2017 елның 11 августы, җомга

Яшел Үзәндә     "Яшел үзән» - "Мәхәббәт территориясе " дигән фотоконкурс игълан ителде, ул Рәсәй федерациясе ГХАТ органнары тууына 100 ел тулу уңаеннан билгеләнде. Бәйгенең оештыручылары булып Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге һәм "Зеленодольская правда"  газетасы чыкты. Фотоконкурс темасы булып иң романтик туй билгеләнде. Бәйгегә һәр теләүче яңа гаилә туганда халык обрядлары куллану фоторәсемнәре,  мөләем кәләш һәм көчле кияү портретлары, никахлашу тантанасының иң истәлекле сюжетларын һәм ракурслар тәкъдим итә ала. Җиңүче "Зеленодольская правда" газетасы сайтына смс-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International