12 август көнне Лениногорск районы Ивановка авылында "Яратам сине, авылым" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә ярминкәләр эшләде, төрле иҗат эшләре күргәзмәсе һәм балалар өчен аттракион уеннар куелды. Ә инде авыл халкы өчен бай тарихы белән танышырга, авылдашлары белән аралашырга һәм искиткеч концерт программасын карарга мөмкинлек бирелде. Авыл рәисе Алина Бодряева үзенең чыгышында "Ивановка - безнең кече ватаныбыз. Без аны яратабыз, аны матур һәм анда уңайлы шартлар тудыру өчен бар көчебезне куябыз", - диде.
Чакырылган кунаклар арасында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яковлевна да булды. Ул үз чыгышында алга таба да авыл тормышының уңышлы гына үсешен һәм чәчәк атуын теләде.