“Мәктәпкә жыенырга булыш“

2017 елның 11 августы, җомга

   2017нче елның 11 августында Мәдәният йортында беренче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә, эчендә канцелярия кирәк-яраклары булган портфельләр белән бүләкләнделәр. Бу чара Республика күләмендә оештырылган “Мәктәпкә жыенырга булыш “ дип исемләнгән хәйрия акциясе багышлап уздырылды. Быел Мамадыш районында беренче тапкыр парта артына 445 беренче сыйныф укучысы утыра.Беренче тапкыр мәктәпкә бару–бу бик әһәмиятле һәм мөһим вакыйга. Мамадыш районының битараф булмаган халкы,предприятие һәм оешмалар ярдәм күрсәтте. Шәһәрнең ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, бу хәйрия акциясенә үз өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International