Биектау районы Каенлык авылында яшәүче Гөлчирә Кадыйр кызы Зарипованы 11 август көнне иртә таңнан якыннары һәм туганнары 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлый башладылар. 90 яшь! Юбиляр үзенең 10 нчы дистәсенә таба барганына үзе дә ышанмый. Ни арада гомер үткән дә ни арада 90 тулган.
2017 елның 11 августында Түбән Камада яшәүче Ахмәтова Салиха Мадьяровнага 100 яшь тулды.
1930 елның 10 августы – Яр Чаллының шәһәр статусын алган көн.
2017 елның 10 августында Тантаналар сараенда 34 яшь пар никахларын теркәде. Шәһәр көне уңаеннан яңа гаиләләргә шәһәр символы бәлән бүләкләр тапшырылды һәм матур теләкләр теләнде.
2017 елның 10-нче август Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4500 баланы теркәделәр. Бу сабый – Радмир Хисамутдинов –7 август көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!
Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 нче елның 10 август көнне 18 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.
Шулай ук тантанада Муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Флера Ивановна Андреева, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Автозавод һәм Комсомол УФМС бүлегенең инспектор катнаштылар.
2017 елның 10 август көнендә Камил улы Ринат һәм Нурулла кызы Гөлчәчәк Ибраһимовлар гаиләсенең тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" бигәләп үттеләр. Алтын, димәк намуслы, кадерле һәм ышанычлы.Электән алтын - гомерле, тугрылык һәм намуслы булуны символлаштыра. Инде күптән билгеле булган гореф-гадәт буенча аларның исеме Лениногорск районының гаилә тормышы юбилярлары почет кенәгәсенә кертелде.
Иң кечкенә бала 960, ә иң зуры – 4660 грамм. Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 45 яшь.
Август аенда Питрәчнен яшләр паркында һәр чәршәмбе гаилә бәйрәмнәре уздырылды. Анда төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, кич кино күрсеттеләр. Бу бәйрәмнәргә балалар әти-әниләре белән, әби-бабалары белән килделәр. Барлык килгәннәргә сувенирлар һәм бүләкләр бирелде.
Никахлашу көне – яшь парлар тормышында иң истәлекле көн. Иван белән Татьяна үзләренең туй көне тантанасына матур датаны – 08.08. датасын сайлаган. Шушы көндә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Иван белән Татьяна законлы ир белән хатын булдылар. Яшләрне туганнары һәм якыннары ихластан котлады.
Баулы районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Михайлович Поликушин һәм тыл хезмәтчәне Наил Сабирзянович Шакиров Юбилейларын билгеләп үттеләр.
Иван Михайлович Самарада туа , сугыштан соң яшәргә һәм эшләргә Баулыга күчә. Пенсиягә чыкканчы Баулы бораулау эшләре идарәсендә эшли.