Биектау районы Каенлык авылында яшәүче Гөлчирә Кадыйр кызы Зарипованы 11 август көнне иртә таңнан якыннары һәм туганнары 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлый башладылар. 90 яшь! Юбиляр үзенең 10 нчы дистәсенә таба барганына үзе дә ышанмый. Ни арада гомер үткән дә ни арада 90 тулган.
Районның өлкән яшьтәге ветераннары олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасына лаек булалар. Телеграмманы һәм район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән котлау сүзләрен Гөлчирә апага район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров җиткерде. Юбилярны котларга, шулай ук, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Рания Гайнетдинова, авыл җирлеге башлыгы Эльвира Әхмәдуллина һәм соцаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре килгән иде.